Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлаттан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк илттеләр
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев шефлыктагы шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар йөк илтүне җитәкләгән. Бу инде «Хәрби тугандашлык» иҗтимагый оешмасы һәм «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды ярдәмендә оештырылган 35нче гуманитар ярдәм.
«Без адреслы ярдәм тапшырдык – бу урындагы кешеләргә чын-чынлап кирәкле әйберләр. Гигиена чаралары, юу өчен чаралар, эчә торган су, балалар өчен җыелмалар. Барысы да төгәл сораулар буенча җыела», – диде Дамир Ишкинеев. Әлеге сәфәр кысаларында Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән очрашу да булган. Район башлыгы сүзләренчә, очрашу җылы һәм конструктив булган.
«Без һәрвакыт элемтәдә һәм безнең шефлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләргә көнкүреш мәсьәләләрендә дә, системалы ярдәм оештыруда да ярдәм итәргә тырышабыз», – диде Фәнил Әһлиуллин.
Фәнил Әһлиуллин махсус операция зонасына гуманитар ярдәм, шул исәптән, автомобиль, мотоцикл, квадроцикл, квадрокоптерлар кебек техникаларны даими җибәреп торучы Нурлат волонтерларына һәм җирле иҗтимагый хәрәкәтләргә рәхмәт белдерде.
«Сез моны ихлас йөрәктән эшлисез. Без Җиңәчәкбез!» – диде республиканың премьер-министры.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз