news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлаттагы һәлакәттә машина янып беткән, рульдәге кеше һәм пассажирларының берсе үлгән

Яшел Үзән районында машина җәүлене бәрдереп үтергән

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). 19 февраль кичендә 18.25 сәгатьтә Казан – Яшел Үзән юлының 37 нче чакрымында “Хендай Элантра” автомобиле белән идарә иткән 1981 елгы кеше 1971 елгы җәяүлене бәрдергән, фаразланганча, ул машина юлына җәяүлеләр өчен каралмаган урыннан килеп чыккан булган. Һәлакәт урынында җәяүленең гомере өзелгән.

 

20сендә 20.00 сәгатьтә Нурлат шәһәрендә 1984 елгы кеше идарә иткән “ВАЗ-2107” машинасы зур тизлектә светофорның кызыл төсенә юл чатында каршы як юл хәрәкәте тасмасына  килеп чыккан һәм “Шевроле Нива”га бәрдергән. Нәтиҗәдә, “җиделе” тулысынча янып беткән, рульдәге һәм аның 1985 елгы пассажиры шунда һәлак булган, ә имгәнгән, җәрәхәтләнгән 1993 һәм 1995 елгы пассажирлары Нурлат район үзәк хастаханәсенә озатылган. Һәлакәт булган вакытта аларның куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр сала республиканың ЮХИДИ идарәсе. “Шевроле Нива” белән идарә иткән һәм һәлакәттә имгәнгән, җәрәхәтләнгән 1972 елгы кеше дә шушы ук хастаханәгә озатылган.     

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot