Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлаттагы футбол мәйданчыкларының төзелеше төгәлләнергә тора
Моннан тыш, әлеге кырларда тренажерлар урнаштыру эшен дә дәвам итәсе бар
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Нурлат шәһәренең 2, 8 нче урта мәктәпләре һәм гимназия территорияләрендә төзелеп килүче спорт мәйданчыкларын караган район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров эшләрне якын арада төгәлләргә кушты.
- Шәһәрнең 2 һәм 8 нче мәктәпләрендә ясалма өслекле футбол кырларының нигезе ясалып бетте, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов. – Һава шартларына бәйле рәвештә гимназиядә эшләр авыррак бара. Әлегә биредә дренаж ясау стадиясендә. Моннан тыш, әлеге кырларда тренажерлар урнаштыру эшен дә дәвам итәсе бар. Бу эшләрне якын арада төгәлләрбез, дип планлаштырабыз, - ди ул.
Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз