news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта журналистларга һәйкәл куярга ниятлиләр

Шәһәрдә яшәүчеләр яңа стеланың эскизын әзерләүдә катнаша ала.

Нурлатта журналистларга һәйкәл куярга ниятлиләр
«Нурлат-информ»

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәрендә журналистлар хөрмәтенә һәйкәл куярга ниятлиләр. «Нурлат-информ» басмасы җитәкчесе Резеда Гиняева шундый инициатива белән чыккан, аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да хуплаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта стеланың эскизын әзерләү эше бара. Бу эштә Нурлатта яшәүче һәркем катнаша ала», - дип искәртә «Нурлат-информ».

Һәйкәлне Сәлимҗанов урамындагы скверда урнаштырырга ниятлиләр. Стела район гаммәви мәгълүмат чаралары юбилеена бүләк булачак. 2020 һәм 2021 елларда Нурлат телевидениесе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк, ә «Дуслык» газетасы чыга башлаганга 90 ел тула.

Нурлат халкы һәйкәл эскизына бәйле идеяләре белән «Нурлат-информ»ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә, redak@list.ru электрон почтасы яки 2-40-28 һәм 2-36-13 телефоннары буенча уртаклаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot