news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта журналистлар хөрмәтенә һәйкәл ачыла

Һәйкәлнең авторы архитектор Муса Вилданов.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанның Нурлат шәһәрендә журналистлар хөрмәтенә һәйкәл куелачак.

«Журналистлар хөрмәтенә ясалган һәйкәл-стела бары тик иганәчеләр акчасына куелды. Аны булдыру идеясе минеке. Быел безнең „Дуслык“ газетасының 90 еллыгы иде. Бездә — Нурлатта журналистлар скверы да ачылды. Һәйкәлне дә шунда куярга булдык», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә «Нурлат-информ» җитәкчесе Резидә Гиняева.

Аның ачылышы декабрь ахырында булыр дип көтелә.

«Без башта һәйкәл эскизларына конкурс та игълан иткән идек. Безгә килгән рәсемнәр арасыннан әлеге вариантка тукталдык. Һәйкәлнең авторы — архитектор Муса Вилданов. Һәйкәл ачылышына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтовы да көтәбез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100