Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта яшүсмер травматик коралдан үги атасына аткан
Дөрес, бу гамәл фаҗигагә китермәгән
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел күптән түгел Нурлаттагы бер гаиләдә низаг чыга.
Гаилә башлыгы 7 гыйнварда, шактый гына салмыш көе, аудан кайта, хатыны белән бәхәс килеп туа. Хәләл җефетенең шелтә-үпкәләре аучыга ошамый, һәм ул хатынын буа башлый. Үги әтисенең әнисен буганын 17 яшьлек егет тә тыныч кына карап тора алмый: ул травматик пистолет ала да, теге ир-атның башына ата. Бәхеткә, тегесе кечкенә яралар белән гына котыла, дип вакыйганы сурәтли районның “Дуслык” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз