Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта яшәүче тыл ветераны 94 яшьлек Мәрзия Галиәкбәрова сайлауларда катнашты
Сайлау участогына тыл ветераны Мәрзия Галиәкбәрова күршесе белән бергә килгән.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Нурлат-информ», Лилия Мөбәрәкшина). Нурлатта яшәүче 94 яшьлек тыл ветераны Мәрзия Галиәкбәрова Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Ничек читтә калырга? Иртәннән бирле кулымнан эш килми. Барлык күршеләрем инде тавыш бирде, ә мин нәкъ менә бүген килергә булды. Тавыш бирү — минем өчен изге эш», — ди Нурлат шәһәренең Яшьлек микрарайонында яшәүче тыл ветераны Мәрзия Галиәкбәрова.
Сайлау участокларында барлык санитар-эпидемиология таләпләре саклана. Мәрзия Галиәкбәрова тавыш биргән 2324нче сайлау участогында саклану чараларына җитди караганнар. Әлеге сайлау участогы 4нче шәһәр мәктәбендә урнашкан. Сайлау участогы янында, исемлекләрдә ике меңнән артык тавыш бирүче булса да, кешеләр җыелмый, диелә хәбәр хәбәрдә.
«Якынча 1600 тавыш бирүче сайлауларда иртәрәк катнаша алу мөмкинлеге белән кулланды. Аларның 250дән артыгы — мобиль автобусларда, ә 247 кеше өйдән генә тавыш бирде. Өйдән тавыш бирү гаризаларын бүген кичке бишкә кадәр кабул итәбез. Сайлау комиссиясе әгъзалары адреслар буенча йөри», — диде участок сайлау комиссиясе рәисе Ләйсән Кәбирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз