Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта яшәүче Мансур Хәсәнов фазан асрау тәҗрибәсен уртаклаша
Бүген аның хуҗалыгында алтын, көмеш, ау һәм король токымлы фазаннар бар.
(Нурлат, 12 октябрь, “Татар-информ”, “Дуслык”, Гүзәл Садыйкова). Нурлатлы Мансур Хәсәновның төрле токымдагы йорт кошлары арасында фазаннарны да очратырга мөмкин, дип, районның “Дуслык” газетасы шул хакта язма тәкъдим итә.
Моннан 3 ел элек хуҗаның белдерү буенча кызыксынып кына Самарадан сатып алып кайткан фазан чебиләре бүген инде мәгърур кошларга әверелгән. Озынлыклары 85 сантиметрга кадәр җитә торган ата фазаннар аеруча купшы: каурыйларының төс байлыгы аларны декоратив кошлар исәбенә кертә. Әлбәттә, фазаннарны өй шартларында үрчетү өчен билгеле бер белем һәм күнекмәләр таләп ителә. Мансур абыйның бу өлкәдәге тәҗрибәсе хуҗалыгында яшәүче төрле токымдагы биш фазан кошы исәбенә туплана.
“Фазан чебиләрен җенесләре һәм токымнары буенча аерырга мөмкин түгел – алар барысы да бертөрле. 1 яшь тулганда гына кошлар тулысынча үз төсләрен ала, – дип аңлатты ул. – Кошларның күпчелеген кулга ияләштерү авырлык тудырмады, куркак булсалар да, “алтын”, “көмеш”, ау фазаннары кешеләрне шактый тыныч кабул итә. Ә менә “королевский” токымлысы әле дә ятсына, читлегенә керә башласаң, бер яктан икенче якка оча, талпына башлый”. Фазаннар – бик нәзберек, стресска тиз бирешүчән кошлар. Шуңа күрә алар янында каты кычкырып сөйләшергә һәм кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Бу аларның сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин. Аннан, ата фазаннар бер-берләренә карата шактый агрессив, шуңа аларны аерым читлекләрдә тотарга кирәк икән.
Хуҗа әйтүенчә, фазаннарны үрчетү зур чыгымнар да сорамый, артык мәшәкатьле дә түгел. Алар бодай, арпа, кукуруз бөртекләре белән туклана, чи һәм пешкән яшелчәләр – бәрәңге, кәбестә, кабакка өстенлек бирә. Фазаннарны тәрбияләүнең төп шарты – алар чиста һәм тук булырга тиеш. Хуҗалыкта һәр фазанның аерым үз “өе” бар. Бу кошлар салкын һаваны җиңел кичерсә дә, кышын аларга ышык урын кирәк. Шуңа алар өчен ябык сарай да булдырылган. Кызганычка каршы, алып кайткан чебиләренең берсе генә ана кош булып чыккан, һәм әлегә кадәр аның йомырка салганы юк икән. Бу хуҗаны беркадәр борчуга да сала, чөнки ул бүген киләчәктә өй шартларында фазаннарның баш саннарын арттыру уе белән яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз