news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта яшәүче хатын-кыз 720 мең сум алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Суд аны шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Нурлатта яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз 720 мең сум алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, ул 2009 елның маеннан балигъ булмаган улын тәрбияләгән өчен алимент түләргә тиеш булса да, ана түләүдән качып йөргән. Нәтиҗәдә, бурычның гомуми күләме 720 мең сумнан артып киткән.

Хатын-кыз шундый җинаяте өчен моңарчы да хөкем ителгән булган инде. Моннан тыш, ул уртача авырлыктагы җинаять кылган өчен дә җәзага тартылган.

Суд аны шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot