news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта яшәүче Сафиннар гаиләсеннән 3 кеше махсус хәрби операциягә киткән

Нурлатта яшәүче Розалия Сафина гаиләсеннән 3 кеше махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында Гөлназ Хәсәншина хәбәр итә.

Аның улы ике ел элек мобилизацияләнгән булса, оныгы һәм кияве берничә ай элек Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, Украинага киткән.

«Улым өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте. Барысы белән дә хәбәрләшеп торам, «ашау яхшы» диләр, берсе дә зарланмый», - дип сөйли Розалия ханым.

«Розалия ханым авыр булса да, якыннарының бу адымын хуплый һәм аларның Ватан сагында торулары белән горурлана», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot