news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта яшәүче гаилә газ белән агуланган, ике бала хастаханәгә китерелгән

Татарстанда ял көннәрендә газ белән бәйле берничә гадәттән тыш хәл булган.

«Татар-информ»га ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, якшәмбе иртәсендә Нурлатта ике бала, шулай ук 41 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат газ белән агуланган. Вентиляцияне тикшергәндә төтен чыгара торган торбада күгәрчен тапканнар. Балалар хастаханәгә озатылган.

Ике көн элек Чистай кешесе дә газ белән агуланып хастаханәгә озатылган булган. Билгеле булганча, ул плитә янына килгән, газны ачкан, әмма бу вакытта аның йөрәк өянәге башланган һәм конфоркага ут кабызырга өлгермәгән.

Шулай ук ялларда газ чыгу белән бәйле биш очрак теркәлгән. Аларның икесе Казанда һәм тагын өчесе Биектау районында булган.

Хәзерге вакытта Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә, Нурлаттагы вакыйгага аерым игътибар биреләчәк. Газ белән тәэмин итү туктатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot