news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта яшәүче балалар Донбасс балаларына самокат һәм велосипедлар җибәрде

Махсус операциядә катнашучы якташларга ярдәм итү акцияләренә Нурлат районында яшәүче нәниләр дә бик теләп кушыла. Махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар миссия кысаларында район волонтерлары янә Луганск Халык Республикасының Лутугино шәһәрендәге сугыш ятимнәре өчен балалар йортында булды.

Бу юлы Нурлат районы халкы җыйган барлык кирәкле әйберләрдән тыш, ике самокат һәм велосипед та китерделәр. Аларны шәһәрнең 8нче номерлы мәктәбе укучысы Риназ Миңнеханов әти-әнисез калган балаларга үзеннән һәм гаиләсеннән бүләк итеп җибәргән.

«Без әти һәм әни янында яшибез, безнең бөтен теләгән нәрсәбез бар. Ә анда безнең яшьтәшләр берүзләре калган, туганнарсыз һәм туган йортсыз. Шуңа күрә минем аларга бик нык ярдәм итәсем килде. Велосипедлар һәм самокатлар бераз гына булса да аларның кәефен күтәрсен», - дип уртаклашты ул.

Булановлар гаиләсе исә махсус операция хәрбиләре арасыннан бер солдатны шефлыкка алган. Алар инде берничә тапкыр Крапива позывнойлы якташына исемле посылкалар җибәргән.

«Без ул хәрби белән шәхсән таныш түгел. Аның каты яраланып госпитальдә ятуы турында гына белдек. Бервакыт гаиләбез белән кичке аш ашап утырган чакта ирем белән бу темага сөйләшеп киттек. Кызыбыз Изабелла бу хакта ишеткәч, хәрбине шефлыкка алырга тәкъдим итте. Без хәрбигә ниләр кирәк икәнен белештек, бу исемлеккә өстәп тәм-томнар, чәй, каһвә сатып алдык. Аннары «Хәрби туганлык»ка мөрәҗәгать иттек, безнең посылканы тапшыруларын сорадык», - дип уртаклашты Ольга Буланова.

Солдатка кирәкле әйберләр янына Изабелла рәсем дә салып җибәргән. Анда хәрби хезмәткәргә теләкләрен дә өстәп язып куйган. Тизрәк җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтырга теләгән кызчык солдатка. Тиздән фронттан да җавап килгән. Крапива кызга һәм аның гаиләсенә видеосәлам яздырып җибәргән. «Дөресен әйткәндә, хәтта сүз дә юк. Бик зур рәхмәт сиңа, принцесса! Тиздән барыбыз да өйгә кайтырбыз, дип өметләнәбез. Безгә ярдәм итүегез өчен рәхмәт!» – дигән хәрби хезмәткәр.

«Солдатлардан мондый җавап алу безнең өчен фронтка тагын да күбрәк ярдәм итәргә этәргеч булып тора. Егетләребезне Нурлатта көтәбез», - диде Булановлар.

2нче номерлы мәктәп укучысы Кәрим Сингатуллин да Ватанны саклаучыларга посылка җибәргән. Ул гуманитар ярдәм җыюга кушылып кына калмаган, сыйныфташларын да җәлеп иткән. Кәрим Нурлатта яшәүчеләр гуманитар сәфәргә җыенган вакытта дусты Вадим Филипов белән бергә «Яхшылык тартмасы» хәрәкәтенең посылкалар җыю пунктына килгән.

«Бөтен гаиләбез белән фронтка ярдәм итүебез турында сыйныфташларга сөйләдем. Акциягә хәтта мәктәп укучылары да кушыла ала, дидем. Вадимны бу кызыксындырды, ул хәрбиләргә нәрсәләр кирәк булуы турында сорашты. Ә инде бер-ике көннән посылка илтергә бергә барырга тәкъдим итте. Барлык әтиләр, абыйлар, бабайлар тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсын өчен, бөтен балалар да акциягә кушылса бик шәп булыр иде», — дип уртаклашты Кәрим. Аның телефонында да фронттан килгән видео саклана, видеоязмада Нурлат хәрбиләре аңа игелеклелеге һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәт сүзләре юллый.

Материал Ләйсән Галиева катнашында әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100