news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта янгыннан 81 яшьлек әбине коткарганнар

Башлангыч фараз буенча янгын электр җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыккан.

Нурлатта янгыннан 81 яшьлек әбине коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанның Нурлат районында янгында өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

5 май көнне кичке алтынчы яртыда Нурлатта Ленин урамындагы 2нче йортта янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр йортның икенче катындагы бер бүлмәле фатирда җиһазга ут кабуын ачыклаган. Йорт хуҗасы өйдә булмаган, аның каравы күрше фатирда 81 яшьлек күршесе булган.

Янгын сүндерүчеләр төтен баскан йорттан сулыш алу аппараты битлеге ярдәмендә әбине фатирдан алып чыккан.

Башлангыч фараз буенча янгын электр җиһазларының төзек булмавы аркасында башланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot