news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта янгында яшь хатын-кыз һәлак булган, ике кызы хастаханәдә

Нурлатта Гыйматдинов урамындагы өч катлы торак йортның өченче катындагы фатирларның берсендә янгын чыккан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр фатирда булган 35 яшьлек хатын-кызны һәм аның 12 һәм 3 яшьлек ике кызын коткарган. Өчесен дә медикларга тапшырылган.

Табиблар реанимация чаралары уздырган, ләкин хатын-кыз, кызганычка, һәлак булган. Кызлар Нурлат үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot