Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта янган йорттан кешеләрне коткарган өчен КХТИның ике студентын бүләкләделәр
Егетләр хуҗабикәгә янган фатирдан чыгарга булышкан һәм янгын турында күрешләренә хәбәр иткәннәр.
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Нурлатта янган йорттан кешеләрне коткарган өчен КХТИда укучы ике студентны бүләкләделәр. Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.
Бүген оешма җитәкчеләре белән узган гомумшәһәр планеркасында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин егетләргә рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.
- Узган елның 30 декабрендә Нурлат урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Көчле төтен булу сәбәпле фатир хуҗабикәсе балконга чыккан һәм ярдәм сораган. Аны янәшәдән узап барган ике студент - Динар Ханиев белән Нияз Вәлиуллин күреп алган һәм ярдәм иткән.
- Хатын-кыз соңгы көченә аларга ишекне ачкан. Егетләр аны урамга алып чыккан, янгын сүндерүчеләрне һәм табиблар чыкырган. Шулай ук өстәге катта яшәүчеләргә дә хәбәр иткәннәр. Фатир хуҗабикәсе сөрем газы белән агуланган. Аны район үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз