Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта яңа күршеләр проектын «Бию-фест» ачып җибәрде
Нурлатта «Күршеләр – иң якын кешеләр» дип аталган республика проекты башланып китте. Программаның беренче чарасы Карл Маркс урамындагы 1нче йорт ишегалдында узган «Бию-фест» булды.
Бәйрәмне Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев ачып җибәрде. Ул «Безнең ишегалды» программасында актив катнашучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Кунаклар өчен хореограф Надежда Хворостьевадан татар халык биюләре буенча мастер-класс, интерактив уеннар, волонтерлардан иҗади мәйданчыклар һәм Озын гомер үзәгеннән дәресләр оештырылды.
Проект «Нурлат йолдызлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (авторы – Резеда Гиняева) инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Ул Карл Маркс, Гагарин һәм Сәлимҗанов урамнарындагы җиде йортта яшәүчеләрне берләштерде. Күршеләр арасында конкурслар игълан ителде — иң матур түрбакчадан алып иң яхшы җырлаучы подъездга кадәр билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз