Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта яңа форматтагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды
Ярминкәдә ит, яшелчә, шәхси хуҗалыклар җитештергән бал, бәрәңге һәм сөт продукциясе тәкъдим ителде.
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 22 сентябрьдә Нурлатның үзәк мәйданында беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Үз продуктларын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, авыл хуҗалыклары, фермер һәм шәхси хуҗалыклар тәкъдим итте. Бу хакта “Дуслык” газетасы яза.
Нурлатта сезонның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе яңа форматта ачылды – товарларның киң ассортименты тәкъдим ителгән сәүдә рәтләре тәкъдим ителде. Моннан тыш сатып алучылар үзешчән артислар чыгышын карадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар өчен аттракционнар эшләде.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль такси эшләде. Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан күгәрченнәр төшкән тасмалар тараттылар.
Ярминкәдә товарларның киң ассортименты тәкъдим ителде. Алар арасында ит, яшелчә, шәхси хуҗалыклар җитештергән бал, “Сөләйманов А.И.” хуҗалыгы бәрәңгесе, “Нурлат элеваторы” бөртекле культуралары, “Нурлат сөте” сөт продукциясе, “Нурлат шикәре” продукциясе, Нурлат РАЙПОсы икмәге һәм камыр ризыклары бар иде. Шулай ук виноград, алма, тозланган ризыклар, кайнатма һәм яңа өзелгән бакча җиләге дә саттылар. Җимеш питомнигыннан йөздән артык алма, кура җиләге, ирга, карлыган үсентесе алып килгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз