news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта водолазлар исерек килеш су керергә уйлаган ир-ат мәетен елгадан чыгарган

Бүген иртән Нурлатта, Яр буе урамы тирәсендә, 3нче янгын-коткару отряды водолазлары Кондырча елгасыннан, яр буеннан 30 метр ераклыкта 59 яшьлек ир-ат мәетен судан чыгарган.

Ул кичә кич су коенган вакытта баткан. Ир-ат исерек хәлдә суга кергән дип фаразлана.

Ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100