Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта узган дини викторинада Аксубай шәкертләре 6 призлы урынның 5сен алган
Анда Кама аръягының алты районыннан 50дән артык бала катнашкан.
(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Нурлатта ТР мөселманнары диния нәзарәте игълан иткән Әхмәт Мәкъсудиның “Гыйбадәте Исламия“ китабы буенча республика мөселманнар викторинасының зона туры үтте. Зона турында Кама аръягының алты районыннан 50дән артык бала катнашты. Аларга бирелгән тема буенча 45 сорауга җавап бирү бурычы йөкләнде, дип яза aksubayevo.ru.
Аксубай районын Иске Ибрай мәчете каршындагы мәдрәсә укучылары тәкъдим итте. Виддан Сөләйманов шәкертләре ислам дине нигезләрен үзләштерүдә өстен булуларын күрсәттеләр. Моны алар башка районнан килгән балалар белән көч сынашуда исбатладылар. Аксубайлылар, көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмыйча диярлек, 6 призлы урынның 5сен алдылар. Ир балалар арасында дин нигезләрен яхшы белүдә Илһам Сөләйманов аерылып торды. Жюри икенче урынны Камил Сәлаховка, өченче урынны Айнур Фәизовка бирде. Кыз балалар арасында мөселман викторинасында Резидә Гелметдинова иң көчлесе булды. Динә Әхмәтҗанова, Нурлаттан килгән яшь кыздан берничә баллга гына калышып, өченче призер булды.
Аксубай укучыларын ТР МДН мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, ТРның Көньяк районнары казые Равил хәзрәт Зөфәров, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сафиуллин кайнар котладылар һәм алга таба да уңышларга ирешүләрен теләделәр. Зональ бәйге җиңүчеләре викторинаның декабрь аенда башкалабызда үтәчәк финал этабында катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз