news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта уен җиһазлары дәүләткә күчә

Тикшерү барышында законсыз комарлы уеннар оештыру факты ачыкланды

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Нурлат шәһәр прокуратурасы, район бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме белән берлектә, комарлы уеннарга кагылышлы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында законсыз комарлы уеннар оештыру факты ачыкланды. Система блоклары, мониторлар һәм башка кирәк-яраклар йолып алынды. Шәһәр прокуратурасы Нурлат район судына югарыда күрсәтелгән җиһазларны хуҗасыз дип тану һәм аларны дәүләт милкенә күчерү турында гариза юллады, дип белдерә “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot