news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды

Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды
«Нурлат-информ»

Татарстанның Нурлат районында татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды. Скульпторы –Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы Александр Дресвянников Кариевны эскәмиядә утырган рәвештә сурәтләгән. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

«Габдулла Кариевны үзе исән чакта ук татар театрының атасы дип атаганнар, ул «Сәйяр» иҗат төркеме җитәкчесе була. Шуңа күрә мин аны эскәмиядә утырып тора торган итеп ясадым – тәҗрибәсе булган һәм тирә-юньдәге чынбарлыкны бәяләүче шәхес», – дип уртаклашты скульптор. Сүз уңаеннан, ул Нурлатта тагын бер һәйкәл авторы, ул танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов сынын ясаган.

Һәйкәлне берничә ел элек эшли башланган. Александр Дресвянников ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика конкурсында Кариев һәйкәле проекты белән катнашты һәм грант алды. Моның өчен ул танылган режиссер турында бик күп материал өйрәнгән, Колбай-Мораса авылындагы музейда булган.

«Минем уйларым тормышка ашты — иң беренче чиратта Нурлат районы халкының казанышы. Әгәр дә кызыксыну булмаса, һәйкәл дә булмас иде», – диде Александр Дресвянников.

Һәйкәлне ачуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, республика театрларының баш режиссерлары, шулай ук күпсанлы мәртәбәле кунаклар, театр сөючеләр, шәһәр халкы катнашты.

Чарада катнашучыларны Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде, ул һәйкәлне шәһәрнең үзәк мәйданында куелуын билгеләп үтте. Биредә шәһәр һәм район халкы, кунаклары өчен мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка, Татарстан Мәдәният министрлыгына Нурлат районы тәкъдимен хуплаганнары өчен зур рәхмәт белдерде.

«Габдулла Кариев исеме бирелгән бу скверда фестивальләр, үзешчән театрлар, балалар-яшүсмерләр театрлары, курчак коллективлары бәйгеләре үтәчәгенә ышанабыз», – дип билгеләде ул.

 

Фото: © «Нурлат-информ»

Марат Әхмәтов, һәйкәл ачылу – бөтен республика өчен истәлекле вакыйга, дип билгеләп үтте.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100