news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта "Ситроен" машинасы мопедны бәрдергән, 17 яшьлек егет анда зыян күргән

Юхиди ике якны да гаепле дип саный

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 28 сентябрьдә Нурлатның Совет урамындагы “Актай” кибете янында 20.40та килеп чыккан транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек егет зыян күргән.

“Ситроен” машинасы шоферы тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга һәм борылыштан чыгучы мопедны бәрдерә. Нәтиҗәдә, аягы сынган егет республика клиник хастаханәсенә озатыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре ике якны да гаепле дип саный: “Ситроен” машинасы йөртүчесе тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан, ә мопед хуҗасы руль артына “М” категориясе булмаган документсыз утырган булган. Нурлатның “Дуслык”басмасы шул хакта хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100