news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта Шахматчылар көнен уен өстәлләре артында билгеләп үттеләр

Турнирда шахмат уены белән мавыгучы 26 бала катнаша, җиңү өчен аларга 5 турны уңышлы үтәргә кирәк булачак.

(Нурлат, 21 июль, "Татар-информ",  "Дуслык", Лилия Мубаракшина). 20 июльдә Бөтендөнья шахмат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан районның шахмат-шашкачылар клубы әгъзалары район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә балалар арасында шахмат турниры оештырды, дип яза җирле басма.

Турнирда шахмат уены белән мавыгучы 26 бала катнаша, җиңү өчен аларга 5 турны уңышлы үтәргә кирәк булачак. Катнашучылар арасында узган елдан эшләп килүче шахматчылар төркеменә йөрүче балалар да, шахмат серләренә үзлектән өйрәнүчеләр дә, Нурлатка чит шәһәрләрдән кунакка кайткан балалар да бар. Шахмат өстәлләре артына утырыр алдыннан яшь шахматчыларны шахмат төркеме тренеры Җәмилә Мингалиева, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Венера Бакирова, уенның баш хөкемдарлары Олег Павлов белән Виталий Сидоров сәламләп, уңышлы уен теләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot