Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта шәхси мунчада 62 яшьлек ир-ат янып үлгән
Бүген 9.32 сәгатьтә Нурлат шәһәренең Толстой урамында янгын чыгуы турында 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Шәхси мунчада янгын чыгуы ачыкланган. 9.48 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән.
Мунчада хәрабәләрне аралаган вакытта 62 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар.
Янгынның сәбәбен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз