news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта Салих Сәйдәшевка багышланган стела ачылды

Ул шәһәрнең Салих Сәйдәшев һәм Үзәк урамнары киселешендә куелган.

(Нурлат, 12 декабрь, “Татар-информ”, “Дуслык”, Гүзәл Садыйкова). Татарстанның Нурлат шәһәрендә композитор Салих Сәйдәшевка багышланган стела ачылды, дип хәбәр итә районның "Дуслык" газетасы.

Әлеге стела – бу урамда яшәүчеләрнең һәм шәһәр тормышына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы җимеше. Кемдер матди тәэмин ителешне үз өстенә алган, икенче берәүләр эретеп ябыштыру, бизәкләү кебек эшләрне башкарган. 

“Шәһәрдә мәшһүр шәхесләр исемнәрен йөртүче урамнар байтак, – ди стела ясау идеясен күтәреп чыккан, шул урамда яшәүче Рөстәм Хәйретдинов. – Кызганычка, күпләр алар турында белми. Шуңа Салих Сәйдәшевка багышланган стела, бер яктан, шәһәрлеләр өчен татар халкының бөек кешесе турында белешмә бирсә, икенче яктан, аның исемен мәңгеләштерүгә хезмәт итәчәк".
 

news_right_1
news_right_2
news_bot