news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта сөт җыючылар арасында аңлашылмаучылыклар дәвам итә

"Татар-информ"да чыккан язмага кайтаваз.

 (Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган атнада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Нурлат районында сөт җыеп-тапшыручыларның проблемалары хакында хәбәр иткән иде. Агентлыкка мөрәҗәгать иткән “Ретро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Альбина Хөсәенова сүзләренчә, районда аларга эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылмый, төгәлрәге, эшләү шартлары кыенлаша. “Безгә сөт тапшыручылар ел башыннан алып шактый кимеде. Чөнки район җитәкчелеге сөтне “Ретро”га тапшырмаска куша. Безгә чимал тапшырган сөт җыючыларны һәрдаим тикшереп торалар, аларга ветеренария белешмәләре бирмиләр. Безшәхси эшмәкәрләрдән сөтне югары бәядән сатып алабыз, алар да хуҗалыкларга югары бәядән түли”, - диде ул. Элек “Ретро” ҖЧҖ көнгә заводка 15 тоннага кадәр сөт тапшыра торган булса, хәзер бу сан 500-700 литрга калган.

Әлеге язма басылып чыкканнан соң, “Татар-информ”га “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Әлеге оешмада хисапчы булып эшләгән Раилә Сабирова бу язмадагы мәгълүматлар белән килешмәвен белдерде. “Ретро” оешмасы сөтне халыктан 16 сумнан алып, бөтенләй дә сөт күләмен арттырырга мөмкинлек бирми. Сөт бәясе югары булмаганга, кешеләр болай да сыерларын күпләп суя. Без сөтне 20 сумнан җыя башлагач, алар да бәяне күтәрде. Аннан чималны 24 сум белән җыя башладык, хәзер алар тагын арттыра. Инде хәзер сөтне халыктан “тере” акчага (наличные — Л.Л.) җыярга ниятләгәннәр”, - диде хисапчы.

Хәзер “Восток” кооперативы сөтне “Ретро”га тапшырмый башлаган. Әмма “Ретро”ның авыл хуҗалыгы кооперативына 4 млн сум бурычы калган. “Без нәрсә эшләргә дә белмибез. Халыктан алар чималны юк бәядән сатып ала, шуңа да район җитәкчелеге әлеге оешманы яптырырга тели. Чөнки алар ничә ел инде халыкны иза чиктерә”, - диде Р.Сабирова.

Аның сүзләренчә, “Ретро” кысаларында, берничә ай саен яңа оешмалар ачыла яки ябыла. “Анда бер “Ретро” гына түгел, алар әллә ничә оешма. Берсен ачалар, икенчесен ябалар. Аларның шундый механизм”, - дип аңлатма бирде Раилә Сабирова. Ул шулай ук бүгеннән алып “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы да халыктан сөтне 25 сумнан җыя башлаячагын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100