Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында шәхси йортта ике ир-ат янып үлгән
Янгын кичә Гыйматдинов урамында чыккан.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Нурлатта сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында шәхси йортта ике ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кич 112 бердәм номерына Гыйматдинов урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән.
Урында 125нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен беркем дә каршы алмаган, шулай да 20 минуттан соң йортның хуҗабикәсе пәйда булган. Ул янгын сүндерүчеләргә өйдә дуслары белән бергә аракы эчеп утырган ире һәм энесе булырга мөмкин икәнлеген әйткән.
Янгынны 20 минут эчендә тулысынча сүндергәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне аралаган вакытта 41 һәм 35 яшьлек ир-атларның мәетләрен табып алган.
Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз