news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта подъездларны яктырткычлы итү өчен 11 ел кирәк

Шәһәрдә фотоакустикалы яктырткычлар куела

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). «Жилэнергосервис» быел Нурлат шәһәрендәге 197 подъездга фотоакустикалы яктырткыч куйган.

Аның иң зур өстенлеге – энергияне сакчыл файдалануында, һәм андый подъездларда яшәүчеләр моның файдасын да тиз тоялар. Әмма шәһәрдә 2227 подъезд , һәм аларны тулысынча заманча яктырткыч белән тәэмин итү өчен 11 ел кирәк булачак, дип яза “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot