news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта «Мөнәҗәт-рухи мирасыбыз» район фестивале төрле буын вәкилләрен үзенә җыйды

Нурлатта «Мөнәҗәт-рухи мирасыбыз» район фестивале төрле буын вәкилләрен үзенә җыйды
Фото: nurlat-tat.ru

Түбән Нурлаттагы «Нур» татар мәдәнияте үзәгендә мөнәҗәтләр фестивале үтте. Салдакай авылында яшәүче Гүзәл Хәмидуллина чарада әнисеннән ишетеп үскән мөнәҗәттән өзек башкарды, дип хәбәр итә «Нурлат-информ».

«Кызганычка, әниебез исән булганда, мөнәҗәтне тулысы белән язып калырга башыбызга килмәгән, хәтердә 4 юлы гына сакланган. Әниебез һәрчак яратып башкара иде аны, – ди ул. – Хәзер әтием дә, әнием дә вафат инде. Бүген фестивальдә әлеге мөнәҗәтне башкаруым аларның рухына дога булып барып ирешсен».

Район фестиваленә әзерләнгәндә кемдер әнә шулай гаилә елъязмаларында сакланган мөнәҗәтләрне барлаган, кемнәрдер авылдашлары башкара торган халык мирасына мөрәҗәгать иткән, кайсылары башка чыганаклардан яңаларын өйрәнгән...

Татар халкы иҗатының нигездә Аллаһка сыену, аңа ялвару, эчеңне бушату булып яңгыраучы әлеге лирик жанр үрнәкләрен сайлаганда исә һәркайсы аларның тирән эчтәлекле булганнарына, халыкның бай рухи дөньясын чагылдыра торганнарына өстенлек биргән. Сәхнәдән төрле тематикага кагылышлы мөнәҗәтләр яңгырады бу көнне, аларны яшь буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә моңлы һәм тамашачыларның күңел түрләренә үтеп керерлек итеп башкарды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot