news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта Үлемсез полк 50ләп фронтовикны берләштерә

Полкның беренче төзелеше 9 Майга билгеләнгән

  (Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Биш дистәгә якын нурлат гаиләсе фронтовик туганнарын “Легенда” хәрби-патриотик клубының Үлемсез полкына яздырганнар.

Полкның беренче төзелеше 9 Майга билгеләнгән. “Кешеләр Бөек Ватан сугышы солдатларының йөзләрен күрергә һәм хәтерләргә тиешләр, – дип саныйлар акцияне безнең шәһәрдә оешәтыручылар Алексей Халипа һәм Владимир Малыгин, дип хәбәр итә “Дуслык” басмасы. – Әгәр шәхси архивта фронтовикның фотографиясе сакланган икән, аның шәхси мәгълүматлары – фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме белән штендер ясарга кирәк. Билгеле булганча, фронтка киткән 16 мең нурлатның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Елдан-ел ветераннар рәте дә сирәгәя. Үлемсез полк исә алар һәм аларның батырлыгы хөрмәтенә оеша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100