news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта көзге чәчүгә старт бирелде

Уҗым чәчү быел 20 мең гектарда үткәреләчәк

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат муниципаль районында көзге чәчүгә старт бирелде. Уҗым чәчү быел 20 мең гектарда үткәреләчәк, дип хәбәр итә “Дуслык” хәбәрчеләре.

- Быел көзен чәчелергә тиешле 20 мең гектарның 12600е уҗым бодае, калганы арыш белән тритикале булачак. Чәчүдә 34 агрегат эшләячәк. Бер агрегатка көненә ике меңгә якын гектар чәчү бурычы куела, шулай эшләгәндә, чәчүне тиешле срокларда тәмамларга мөмкин булачак, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot