news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта ир һәм хатын сайлау участогына Ленин белән Крупская булып киенеп килгән

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Нурлат районы Чулпан авылында яшәүче Әнвәр һәм Наилә Насыйбуллиннар тарихи шәхесләр роленә кергәннәр.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», «Нурлат-информ», Резидә Гиняева). Нурлат районы Чулпан авылы җирлегендә Әнвәр һәм Наилә Насыбуллиннар, Владимир Ильич Ленин белән Надежда Крупская кебек тарихи шәхесләр булып киенеп сайлау участогына килгән. Алар Россиянең Төп законына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Хәбәрдә видео да беркетелгән. Әлеге видеода Ленин тавышы белән сөйлиләр.

«Йөз ел эллек мин республика булдыру турындагы декретка кул куйдым. Татарстанның юбилее елында мин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирәм. Ул безне хезмәткә әйди, ә ул хакимият тотрыклылыгының нигезе. Ә хакимият тотрыклылыгы — ул имин, уңышлы һәм үсештәге ил. Мин көчле, перспектив Россия өчен тавыш бирәм. Киләчәктә безнең алда яңа бурычлар булачак, һәм без максатларыбызга ирешергә тырышырга тиешбез. Без дөрес юл белән барабыз, иптәшләр!» — дип сөйли видеодагы ир-ат.

news_right_1
news_right_2
news_bot