news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта ир-атлар төркеме машиналарны ваткан һәм росгвардиячеләргә һөҗүм иткән

Тәртип сакчылары пистолеттан атарга мәҗбүр булган.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Нурлатта биш ир-ат парковкада торган автомобильләргә зыян китергән һәм Росгвардия хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Нурлатта ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә бер кеше мөрәҗәгать итеп, ерак түгел генә биш ир-атның парковкада торган автомобильләргә зыян китерүе хакында хәбәр иткән. Росгвардиячеләр күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан һәм хулиганнардан законсыз гамәлләрен туктатуларын таләп иткән», - дип белдерделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Әмма ир-атлар росгвардиячеләрнең таләбенә буйсынмаган. Хулиганнарның берсе Росгвардия хезмәткәренә суккан һәм аның формасына зыян китергән. Тәртип сакчылары пистолеттан һавага атарга мәҗбүр булган.

Росгвардиячеләр юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә хулиганнарны тоткарлаган. Алар 20-26 яшьлек Нурлат кешеләре булып чыккан.

Полиция бүлегендә ачыкланганча, барлык хулиганнар да хокук сакчыларының игътибар үзәгенә эләккән булган инде. Аларның берсе кеше талаган өчен ике мәртәбә хөкем ителгән, икенчесе күп тапкырлар административ җаваплылыкка тартылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100