news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта ике яшьлек кыз коега егылып төшеп һәлак булган

Кичә Нурлатта ике яшьлек баланың югалуы турында игълан иттеләр.

«Татар-информ»га билгеле булганча, соңрак кыз баланы бер коедан тапканнар. Бала коега егылып төшкән һәм һәлак булган.

Фаҗига урынына шәһәр прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Осипов килгән.

«Процессуаль тикшерү оештырылды. Бу хәл прокуратурада контрольгә алынды», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фото: © ТР Прокуратурасы

news_right_1
news_right_2
news_bot