news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин истәлегенә багышланган Укулар узачак

"Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы" темасы астындагы III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтәчәк.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). 3 майда Нурлат районының Кизләү авылында Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы" темасы астындагы III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтәчәк.

Өченче ел рәттән узачак әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли Советы рәисе Васыл Шәйхразиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе- Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин, Норлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты Казан шәһәр оешмасы җитәкчесе, Норлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрид Мифтахов, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтий Талип хәзрәт Яруллин, Ханты Манси Автономияле Округы-Югра мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов һәм Әхмәтзәки хәзрәтнең оныгы – Марат Сәфиуллин катнаша.

Быелгы укуларда катнашучы дин әһелләре мәгърифәтченең туган төбәгендә җыелачак. Шунысы игътибарга лаек, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районы Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге конференциянең максаты булып – XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100