Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды
Узган елда районда нәкъ менә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле, бәхетсезлек очраклары килеп чыккан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм АПК хезмәткәрләре профсоюзы район комитетының уртак киңәшмәсендә хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды. Анда хуҗалыкларның хезмәтне саклау буенча белгечләре һәм профсоюз комитетлары рәисләре дә катнашты.
Узган елда районда нәкъ менә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле, бәхетсезлек очраклары килеп чыккан. Быел мондый хәлләрне булдырмас өчен җитди эш алып бару сорала. Хезмәткәрләргә медицина караулары үткәрү, аеруча орлыкларны инкрустацияләүдә катнашучыларны медицина каравы үткәрмичә эшкә җәлеп итмәү, махсус киемнәр, туклану, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү, 4 сәгатьтән дә артыграк эшләтмәү кебек кагыйдәләр таләп итеп куелган.
РФ МЧСының Нурлат районы буенча бүлеге өлкән инспекторы Ә.Талипов исә үз чыгышында язгы кыр эшләре чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тукталды. Май аенда районда янгынга каршы режим кертелүен һәм бу чорда кагыйдәләрне үтәмәгәннәр өчен штрафларның артуын билгеләп үтте. АПК хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Т.Фәйзуллина исә җәмәгать контролен көчәйтү, кыр эшләре вакытында хатын-кызлар һәм үсмерләрнең хезмәтеннән файдалану турындагы законнарга тукталды. Шунда ук 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрү турында да сүз булды. Бу көнне урыннарда төрле чаралар, семинарлар, очрашулар үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз