Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта хәмер сату азайган, эчеп үлүчеләр арткан
Наркология бүлегендә алкоголизм диагнозы белән 145 кеше исәптә тора
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Нурлат районында аракы сату күләме кимесә дә, эчү сәбәпле үлем очраклары арткан.
Быелның 9 аенда районның алкоголь сатучы 47 коммерция оешмасында барлыгы 532077 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,4 процентка азрак. Ә менә сыйфатсыз алкоголь продукциясен эчеп агуланган 11 кешенең 8се үлгән. Бу чорда исереклек халәтендә кылынган җинаятьләр саны да арткан. Узган ел 63 очрак булса, быел ул 94кә җиткән. Шуларның 5се – үтерү. Район үзәк хастаханәсенең наркология бүлегендә алкоголизм диагнозы белән барлыгы 145 кеше исәптә тора. Шуларның 18е – хатын-кыз. Балигъ булмаганнар комиссиясендә барлыгы 21 яшүсмер исәпкә куелган. Шуларның 5се спиртлы эчемлекләр кулланган өчен тоткарланган, дип белдерә “Дуслык” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз