news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта горчицага ихтыяҗ арткан

Аның чүп үләннәренә каршы көрәшүдә файдасы зур

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Соңгы араларда горчица орлыгы Нурлатта иң ихтыяҗлы товарларның берсенә әверелгән булып чыкты.

Бу исә аның бакча эшләрендә бик яхшы ярдәмче булуына бәйле. Нурлатлылар аның чүп үләннәренә каршы көрәшүдә файдасын аңлаганнар. Горчицаны бәрәңге яисә соңгы яшелчәләр утыртырга бер ай кала яки көзен уңышны җыеп алгач, апрель азагыннан сентябрь уртасына кадәр чәчәләр. Горчица чәчәк ату белән массаны чабып алырга һәм ул шиңгәнче үк ваклап туфракка күмәргә кирәк. Орлыклары барлыкка килгәнче тотарга ярамый, чөнки бу очракта ул үзе чүп үләненә әверелергә мөмкин бит. Бу ысул туфракның уңдырышлылыгын арттыра, зарарсызландыра һәм структурасын яхшырта, дип белдерә районның “Дуслык”басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot