Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта газ баллоны шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылды
Тикшерүчеләр Нурлатта торак йортта газ баллоны шартлаганнан соң җинаять эше кузгатты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, Нурлатта иминлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәт күрсәтү, аларның саксызлык белән кеше үлеменә китерүе турындагы матдә буенча җинаять эше кузгатылган.
Моңа кадәр «Татар-информ» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Нурлатның Завод урамындагы өч подъездлы 9нчы йортта шартлау вакытында өч кеше зыян күрде, аларның берсе һәлак булды.
Якынча мәгълүматлар буенча, фатирда тарттырылган түшәм урнаштырган вакытта газ баллоны шартлаган. Фаҗига булган урынга шәһәр прокуратурасы вәкиле килгән.
Фото: © «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз