Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта Габдулла Кариевның 140 еллыгына багышланган тантаналар узды
Нурлатның үзәк мәйданында татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (1886-1920) һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Быел аның тууына 140 ел тулды. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итте.
Әле исән чагында ук, 1912 елда, Габдулла Кариевны «Сәйяр» исемле беренче татар профессиональ труппасы белән оста җитәкчелек иткәне өчен (ул 1908-1918 елларда ширкәтнең идарәчесе була) һәм артистлык таланты өчен «татар театрының атасы» дип атыйлар. Бүгенге тантанага Казаннан килгән Кариев исемен йөртүче татар яшь тамашачы театры актерлары да кушылды. Чарада җирле коллективлар чыгыш ясады.
«Габдулла Кариев исеменә кызыксыну ел саен арта. Нурлат районында Габдулла Кариев исемен йөртүче шәһәр театры ачылды. Бу театр яшь артистларны үстерәчәк. Районда тагын бер иҗат ноктасы бар – Күлбай-Мораса авылында Габдулла Кариев музее. Ул иҗат үзәге дә, туристлык үзәге дә булырга тиеш», – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе һәм Нурлат якташлык җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов.
Юбилей уңаеннан Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Габдулла – яктылык» спектакленең премьерасын әзерләгән, режиссеры – театр актеры Эльдар Гатауллин, ә текстны театрның башка актеры Айрат Шәмс язган.
Спектакль тамашачыларга ХХ гасыр башы вакыйгалары, театрның, «Сәйяр» труппасының оешуы, шулай ук Кариев замандашлары Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал һәм башкалар турында сөйләячәк. Спектакльнең премьерасы 20 майда була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз