Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта федераль грант акчасына Маркс урамын һәм «Кондырча» паркын төзекләндергәннәр
«Киң тротуарлар, велосипед юллары, юл билгеләре, су коену урыны барлыкка килде, үсемлекләр утырттык», - диде Алмаз Әхмәтшин.
Нурлатта «Кече шәһәрләрнең һәм тарихи җирлекләре» бөтенроссия конкурсы гранты хисабына Карл Маркс урамын һәм «Кондырча» ландшафт паркын төзекләндергәннәр.
«Нурлат шәһәре 2018 һәм 2020 елларда конкурста катнашты. Шәһәр халкы Карл Маркс урамы һәм Кондырча елгасында рекреация зонасын сайлаган иде», - диде Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Хөкүмәт йортында киңңәшмәдә.
Аның сүзләренчә, 2018 елда бәйгедә җиңү яулаган Карл Маркс урамы җәяүлеләргә йөрү өчен уңайсыз булган. «Киң тротуарлар, велосипед юллары, юл билгеләре барлыкка килде, үсемлекләр утырттык. Төзекләндерү нәтиҗәсендә 18 яңа бизнес-проектка старт бирелде, 80 яңа эш урыны барлыкка килде. Алга таба да объектлар ачылыр дип ниятлибез. Тагын өч объект сентябрь-октябрьдә ачылачак», - дип билгеләп үтте ул.
«Кондырча» ландшафт паркы – икенче төзекләндерелгән урын. Проект 2020 елгы бәйгедә җиңгән. Паркта шәһәр халкы өчен су коену урыны, барбекю мәйданчыгы, ял итү нокталары барлыкка килгән, сәүдә объектлары ачылган.
«Шәһәр халкы өчен көне буе актив ял итү мөмкинлеген булдырдык. Балалар, спорт мәйданчыклары бар. Парк кышын да эшли. Биредә бизнес өчен шартлар каралган, 34 яңа эш урыны барлыкка килде. Балыкчылар өчен кирәк-ярак әйберләрен бирү пунктын ачарга планлаштырабыз», - диде Әхмәтшин.
Алмаз Әхмәтшин әйтүенчә, бөтенроссия конкурсында катнашкан вакытта халык белән тыгыз элемтә корганнар. «Хәзер безгә башка проектлар буенча эшләү күпкә җиңелрәк», - дип йомгаклады Нурлат районы башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз