news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта эшмәкәрлек үсә, эшсезлек кими – җирле ММЧ

1048 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген алып бара

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). 2014 елда районда 356 икътисадый актив кече предприятие, 1048 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген алып барган. Кече эшмәкәрлек субъектлары саны, шул рәвешле, 35 берәмлеккә арткан, әйләнеш, узган ел белән чагыштырганда, 6,3 процентка үскән.

Тагын бер шатлыклы күрсәткеч – быел районда рәсми рәвештә эшсезләр саны 71 кешегә кимегән, дип яза җирле “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot