Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта дини гыйлем алган мөслимәләргә таныклык тапшырылды

Нурлат районында Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге каршындагы дини курсларны тәмамлаучы хатын-кызларга рәсми документ бирелде. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында хәбәр ителә.
3 ел дәвамында 24 ханым тәҗвид, гакыйдә, фикх, әхлак һәм әдәп, сира, тиләвәт буенча белем алды. Атнасына ике тапкыр кичләрен һәм иртән үзәккә дини гыйлем алырга җыелучыларны үз дәресләрендә Әминә Рамазанова, Минзәһәп Гайнуллина, Розалия Ахунова, Әлфия Хәсәнова, Рәһинә Садретдинова, Саимә Галимова каршы алды. Чарада шәкертләр мөгаллимәләренә моның өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр бирде.
Курсларны тәмамлау турындагы таныклыкны Нурлат районы мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз