news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта чия чәчәк аткан

Яшь агач аларны быел җимешләре белән сөендергән булган

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлатта чия чәчәк аткан. Тукай урамындагы йорт янындагы чия ак чәчәкләре белән тирә-юньгә ямь биреп, гаҗәпләндереп тора.

Йорт хуҗалары чәчәкләрне очраклы гына күреп алганнар. Яшь агач аларны быел әчкелтем татлы җимешләре белән сөендергән булган. Чия әле яфракларын коярга да өлгермәгән һәм инде беренче суыклар булуга да карамастан, янә чәчәк аткан, дип табигать могҗизасы турында хәбәр итә Нурлатның “Дуслык” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100