news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта «Беренче бул» исемендәге районкүләм иҗат фестивале узды

Нурлатта «Беренче бул» исемендәге районкүләм иҗат фестивале узды
Фото: nurlat-tat.ru

Оештыручылар Нурлаттагы «Грани» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында мондый форматтагы тәүге чараны кешенең беренче тапкыр галәмгә очышына 65 ел тулуга багышлап үткәрергә булган. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Һәм юкка түгел – Юрий Гагарин кешелек дөньясына йолдызларга юл ачкан кебек, фестиваль катнашучылары да җирдә чын талант һәм ихтыяр көче өчен киртәләр булмавын исбатладылар.

Фестивальгә 4 номинация буенча барлыгы 50 гариза кергән, катнашучылар исә – төрле яшьтәге нурлатлылар. Бу көнне сәхнәгә чыгучылар арасында балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар да, мәктәп укучылары да, хәтта өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Конкурсантларның декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм рәсемнәре үзәкнең фойесында әзерләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителсә, төп сәхнәдә алар вокал, хореография һәм сәнгатьле сүз буенча осталыкта ярышты.

Биредә үк һәр номинация буенча җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Болар – Агата Сатдарова (»Декоратив-гамәли сәнгать», 3 нче мәктәп), Николай Савельев (»Сәнгатьле сүз», интернат-мәктәп), Тимур Генджаев (»Вокал», интернат-мәктәп) һәм «Биюче тамчылар» төркеме («Хореография», интернат-мәктәп).

Хәер, оештыручылар фестивальне һич кенә дә җиңүчеләрне ачыклау өчен уздырмаган.

«Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, социаль активлыкларын саклап яшәүче сәләтле нурлатлыларга талантларын ачарга һәм үстерергә ярдәм итәсебез килде. Фестивальнең исеме дә беренче космонавтларның батырлыклары белән аваздаш. Юрий Гагарин кешелек дөньясында галәмгә очкан беренче кеше булды, ә бүген чыгыш ясаган нурлатлылар – яңа фестивальнең беренче катнашучылары. Бу сәхнә аларга яңа офыклар ачсын һәм талантларын арттырсын иде», – дип билгеләп үтте «Грани» үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot