news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта бер хатын 300 мең сум күләмендә алимент түләмәү сәбәпле җәзага тартылган

Суд гаепләнүчегә 10 ай төзәтү эшләре билгеләгән.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Нурлат районы прокуратурасы шушы җирлектә яшәүче ханымга карата гаепләүне хуплады, дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев.

Әлеге хатын-кыз сәбәпсез суд карар иткән акчаны балигъ булмаган баласына берничә тапкыр түләмәгән өчен хөкем ителгән.

Ачыкланганча, әлеге ханым үз балаларына 300 мең сум күләмендә алимент түләмичә йөргән.

Суд гаепләнүчегә 10 ай төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының сигез процентын тотып калу җәзасын билгеләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot