news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта Балалар китабы атналыгы бара

Атналык мультфильм белән төгәлләнәчәк

 (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Нурлат китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу чарасы булды.

Укучыларны атна буе кызыклы очрашулар, конкурс-уеннар, викториналар көтә, призлар да булачак. Тематик җидекөнлек “Исәнме, Китап атналыгы! Исәнме, күңелле дустыбыз!” исемле әдәби бәйрәм белән ачылды. Китапханәчеләр, укучылар белән бергәләп, халык әкиятләре буенча курчак тамашасы әзерләделәр. Ватан сугышы турында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. “Яраткан китап битләре буйлап” дигән уен-сәяхәт оештырылды. Җомга көн татар әдәбиятына багышланачак. Атна азагында мультфильм күрсәтеләчәк, дип яза Нурлатның “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot