news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта армия хезмәтеннән качып йөрүче егетләрне эзлиләр

Алар бүген 25кә җиткән

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Көзге чакырылыш кампаниясенең яртысы узып та китте. Бүгенге көнгә Нурлат муниципаль районының 51 егете армия сафларына озатылган.
Тик, кызганыч, армиягә китүчеләр белән беррәттән, аннан качып йөрүчеләр дә юк түгел. Хәрби комиссариат вәкилләре бүген армия хезмәтеннән качып йөрүче 25 кешене эзләү белән мәшгуль, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot