news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта “Ак калфак” татар гаиләсе гореф-гадәтләрен торгызмакчы

“Киленбикә” конкурсына йомгак Әниләр бәйрәмендә ясала

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге утырышында оешманың киләсе елга эш планы, “Киленбикә” конкурсы хакында сөйләштеләр.

Аның программасы каралды, ул кызыклы тәкъдимнәр белән тулыландырылды. Конкурс дүрт кустта үткәреләчәк, аның йомгаклау этабы Әниләр көненә багышланган район бәйрәмендә узачак. Катнашучылар арасында җиде номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Нурлатның “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot