news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта Африка чумасы табылу сәбәпле машиналар махсус эремә белән эшкәртелә (видео)

Район аша кайбер көннәрдә Алексеевскига 150 машина уза.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Нурлат районында Африка дуңгыз чумасы очрагы теркәлгәч, Алексеевск районында икенче көнне үк транспорт чараларын тикшереп кертү оештырылган. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе машиналарны махсус эремә белән эшкәртеп кертү барышын күзәтте.

Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Харис Хәйбуллин билгеләп узганча, Биләр авылында Нурлат ягыннан килә торган юлда беренче пост шимбәдән бирле эшли. “Безнең ветеринария берләшмәсеннән 2 хезмәткәр, полиция һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе тәүлек буе 12 шәр сәгать чиратлашып эшлиләр”, - диде ул.

Харис Хәйбуллин әйтүенчә, Нурлат һәм Самара ягыннан килгән машиналар һәркайсы журналда теркәлеп бара. Җиңел машиналарның багажниклары, йөк машиналарының нинди продукция ташуы тикшерелә. Транспорт чараларының тәгәрмәчләре 1 процентлы кемицид эремәсе белән эшкәртеп үткәрелә. “Аеруча ит, сөт продукциясе белән кергән машиналарга игътибар юнәлтәбез. Безнең районга бернинди чир кермәвен кайгыртабыз”, - дип белдерде ул. Харис Хәйбуллин башка вакытта дезинфекцияләүче кемицид эремәсен 0,5 процентлы итеп куллансалар, бу карантин вакытында 1 процентлы составта файдаланылуын билгеләп узды. “Бу Африка чумасына каршы профилактик алымнарның берсе”, - диде ул.

Харис Хәйбуллин Нурлат районы аша кайбер көннәрдә 150 шәр машина узуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, 4 көнлек кизү тору барышында әлегә дуңгыз ите белән керүче машиналар теркәлмәгән. Ул Президент Указы нигезендә карантин ябылганчы шушы пост эшләячәген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100